ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. үзизоляция вакытында китапханә эшен онлайн формада алып бару максатыннан "Өйдә укы укучым!" исемле акция игълан итеп, эшен дәвам итә. Килгән фотолар  #өйдәукыукучым, #өйдәукытеләче, #өйдәкал хештеглары белән вконтакте һәм инстаграм битләренә урнаштырып барыла.

Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. "Читаю Дома" исемле челтәрле акциядә катнашты. Акциядә катншкан өчен сертификатка ия булды.

Дәресләр, класс сәгатьләре, түгәрәкләр расписание буенча, СанПин нормаларына туры китерелеп үткәрелә. Тулырак мәгълүмат белән сез мәктәпнең официаль сайтында(«Дистанционное обучение» бүлеге) таныша аласыз.

Шармыш авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган # Маленькиегероибольшойвойны  акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы - М. Удовиченко исемендәге үзәк балалар китапханәсе.

Шармыш авыл китапханәсе Д.Н.Мамин - Сибирякка багышланган «Серая Шейка – 2020» дип исемләнгән XV ачык шәһәр әдәби иҗат конкурсында катнашты. Әлеге конкурсны Свердловск өлкәсе Түбән Тагил шәһәре үткәрә. Конкурста Чернов Станислав балалар әдәби иҗаты номинациясендә катнашты. Жюрига яхшылык һәм явызлык турында әкият җибәрелде, яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңүе күрсәтлде.

Шармыш авыл китапханәсе "Есенинны бергә укыйбыз" акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы – «Коврово үзәк район китапханәсе»  Малыга филиалы.

Китап укучылар  укый торган китап яки журналдан өзек китереп укыган мизгелне видеога яки фотога төшереп китапханә сайтына җибәрделәр. Әлеге марафонга олылар да, балалар да бик теләп кушылды.  Барлыгы 12 эш #өйдәутыртеләче#укучыбаландыш  хештеглары белән инстаграмм аккаунтында урнаштырылды. Марафон дәвам итә.

12 апреля библиотекарь Большемешинской сельской библиотеки Газизова Р.Ш. в честь Дня космонавтики показала онлайн-презентацию "Галәмдә кеше".

12 апрель- Халыкара авиация һәм космонавтика көне.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 6 нчы сыйныфында  дистанцион  “Космос- без ул” дип исемләнгән Гагарин дәресе үтте. Дәрес барышында  физика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нигъмәтҗанова Х.Н.  Zoom, Якласс,” Открытая школа”  платформаларын кулланып видеофильм күрсәтте, укучылар белән әңгәмә үткәрде.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучыларны дистанцион укыту дәвам итә. Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Исән-имин булыгыз! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International