12 апрель- Халыкара авиация һәм космонавтика көне.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 6 нчы сыйныфында дистанцион “Космос- без ул” дип исемләнгән Гагарин дәресе үтте. Дәрес барышында физика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. Zoom, Якласс,” Открытая школа” платформаларын кулланып видеофильм күрсәтте, укучылар белән әңгәмә үткәрде.