Коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан Үзәк авыл китапханәсе максималь рәвештә онлайн-режимда үз хезмәтләрен тәкъдим итә.

2020 елның 17 апреле, җомга

Хаҗипова Ф.А. үз-үзеңне изоляцияләү вакытында үз эшчәнлеген телефон, электрон почта, социаль челтәрләр аша башкара. Гаилә белән уку өчен китап фондында булган китаплар турында онлайн-видеоконсультацияләр, Zoom, Whatsapp платформасы аша балалар укуы буенча тәкъдимнәр үткәрә. Instadram, «ВКонтакте» аша үз укучыларына электрон һәм аудиокитаплар тәкъдим итә.

            21.03.2020-5.04.2020-Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы узды. Онлайн форматта мастер-класслар, язучылар турында лекцияләр һәм китапларга презентацияләр узды. Балалар укуы марафоны узды, барлыгы 10 укучы катнашты.

            1.04.20-21.04.20 Хаҗипова Ф.А. ВК битендә «Әдәби марафон»проектында катнаша. Ул татар телендә китап укуга гадәт формалаштыру максатыннан оештырыла. 21 көн дәвамында китапханәче көн саен татар әдәбиятын укый һәм үз телендә урнаштыра.Шулай ук параллеь рәвешәтә «Авылым гүзәллеге»онлайн – марафонында катнаша.

9 нчы апрельдән 25 апрельгә кадәр Үзәк китапханәсе китап укучылар өчен “Китап уку” марафонын башлап җибәрде.Китап укучыларның яше чикләнмәгән.Марафонда катнашучылар видеороликларны электрон почтага яки  Whatsapp ка җибәрәләр.Катнашучыларны #тукайныукыйбыз #өйдәутыр #сидидома #теләчекитапханәсе #үзәккитапханәсе #безтукайоныклары хештеглары белән күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International