17 март көнне Шәдке балалар бакчасында "Грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш башында балалар бакчасы мөдире Шәйхиева Г.М. ата-аналарны Татарстан республикасының эпидемиягә каршы комиссиясе тарафыннан 13 мартта кабул ителгән карар белән таныштырды. Аннан соң шәфкать туташы Шәмсутдинова Р.Г. кыскача гына грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен йоктырмауны профилактикалау чаралары турында сөйләп үтте.
Район куләмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары арасында уткәрелгән «Яшел ут» бәйгесенә йомгак ясалды.Бу бәйгедә безнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме 3 урынга лаек булды. Оештыручылар конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.
16 март көнне «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында «ФОРПОСТ» үзәге директоры Р.Р. Сәйфетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең ПДН инспекторы И. Р. Моталлапов белән берлектә, Иске Җөри, Баландыш һәм Олы Нырсы гомуми белем бирү мәктәпләрендә булдылар. 8-11 сыйныф укучылары белән тематик видеороликлар һәм слайдлар күрсәтү белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының урта төркем тәрбиячесе "Әти белән бергә"дип исемләнгән республика конкурсында катнашты. Баев И. әтисе белән сыерчык оясын ничек ясарга икиәнлеге турында сөйләделәр һәм икенче урынны яуладылар. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатькә бйәләнеше һәм әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштырып үтте, аннары кошлар тормышыннан кызыклы фактлар китерде. Чыгышларны тыңлаганнан соң балалар, кошлар белән сак булырга, аларга кыш көннәрендә һәм азык табалмаган вакытларда оялар ясап куярга кирәклеген төшенделәр.
16 март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында "Грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш башында балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Ф.Ф. ата-аналарны Татарстан республикасының эпидемиягә каршы комиссиясе тарафыннан 13 мартта кабул ителгән карар белән таныштырды. Аннан соң өлкән шәфкать туташы Гыйләҗиева Г.Н. кыскача гына грипп һәм ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясен йоктырмауны профилактикалау чаралары турында сөйләп үтте.
Максабаш авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин-ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.
2020 елның 17 мартында Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Республикабыз тарихы» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. «Почемучки» клубы балалары Татарстанның тарихи тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шармыш авылы китапханәчесе балаларга Татарстанның Дәүләт символикасы - флаг, герб, гимн турында сөйләде. Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Клуб мөдире авылыбызның күренекле кешеләре Капитонов Н.М., Христофоров Н.Г. турында әңгәмә үткәрде. - исемнәре Шармыш авылы елъязмасына язылган, матди һәм рухи кыйммәтләр тудырган, үрнәк алырга тиешле кешеләр турында. Әлеге очрашуга «Шармыш авылының танылган кешеләре» альбомы, «Татарстанның мәдәни мирасы» күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Өч көн эчендә конференциягә дөньяның 30 иленнән 2000гә якын катнашучы килде: китапханәчеләр, ата-аналар, төп һәм өстәмә белем бирү педагоглары, психологлар, балалар һәм яшүсмерләр өчен язучы авторлар, китап уку буенча белгечләр һәм китапка битараф булмаган кешеләр.
Ачы авылы китапханәчесе онлайн конференциядә актив катнашты һәм сертификат алды.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә - “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Максабаш авыл китапханәчесе Лилия Мингазова авторның “Кешегә нәрсә җитми ” шигырен укып дипломга лаек булды.