ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

17 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Гриппка каршы профилактика ” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Бердәм сыйныф сәгате барышында шәхси гигиена тәлапләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, коронавирустан саклану чаралары турында аңлатылды. Сыйныф җитәкчеләре йогышлы авыру коронавирус турында дөрес мәгълүмат бирергә тырыштылар.

Айдар мәдәният йортында «Кулланучы һәм аның хокуклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Кулланучыларга кулланучылар хәрәкәте тарихы, законда беркетелгән кулланучы хокуклары, товар сатып алганда күңелсезлекләрне булдырмас өчен һәркем белергә тиеш булган кагыйдәләр турында сөйләделәр. Чарага «Һәркем белергә хокуклы!» анда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы файдалы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмати материал тәкъдим ителде. Мәгълүмат сәгате ахырында барлык катнашучыларга да «Һәркем белергә хокуклы!» дигән буклетлар тапшырылды..

Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Конкурсны мәдәният йорты директоры белән китапханәче оештырдылар.  Укучыларның һәркайсы зур осталык белән үзләренең яраткан кошларын ясадылар һәм матур итеп буядылар. Ел саен үткәрелә торган бу конкуста балалар бик теләп катнашалар.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында иң яхшы яктылык кайтаручы элемент «Засветись» һәм Теләче районы балалар бакчалары арасында узган“Яшел ут” муниципаль бәйгеләренә йомгак ясалды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге инспекторы Кәримуллин И.Х. әлеге конкурста урын алучыларны бүләкләү танатанасына җыйдылар.

Эшләнгән әйберләр һәм эшләнмәләр өйне бизәү өчен дә, бүләкләр өчен дә кулланылган, ә күпләргә яхшы табыш та китергән. Заманча хатын-кызлар кул эшләренә карата кызыксыну яңартты. Талантларның күптөрлелегенә гаҗәпләнергә генә кала! Хәзер тегү, чигү, бәйләү, «алмаз»лар белән чигү кебек төрле эш төрләре сәнәгать эшләнмәләре әйберләренә охшамаган оригиналь әйберләр булдыру өчен кулланыла. Бүген кул эшләре-ул мавыктыргыч ял, ял итү һәм үз иҗат потенциалыңны тормышка ашыру ысулы.

16 март көнне Әбде мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә «Победа в сердцах поколений» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә сугыш темасына җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар «На фронте», «Разговор брата с сестрой» спектакльләрен күрсәттеләр. Тамашачылар канәгать калды.

Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гүзәл бизәкләре. Әлеге чара балаларның  чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәту ,мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү,кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Укучылар белән чәчәкләр турында әңгәмә үткәрелде. Алар бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре турында кызыклы мәгълүматлар, һәм үстеру буенча төрле киңәшләр ишеттеләр. Соңыннан һәр бала мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән, үзенә ошаган чәчәкләрне чәчеп куйдылар. Тиздән әлеге чәчәкләр үсеп , мәдәният йорты бакчасын бизәп, балкып торырлар дип ышанып калабыз.

10 март  көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә  тирә -якны территорияне чүп -чардан , нигез яннарын  кардан чистарту өмәсе оештырдылар.

Айдар авыл китапханәсе китапханә эшчәнлеген, китаплар һәм социаль челтәрләрдә укуларны алга этәрүгә юнәлдерелгән «Книжная география» челтәрле акциясендә катнашып, сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Нефтьюган районы Пойково авыл җирлеге балалар китапханәсе.Челтәрле акциянең шартлары: сәнгать әсәрендә географик исемгә мөнәсәбәте булган цитатаны табып, интернет челтәрендә әлеге исемнең тасвирламасы яки географик объектны сурәтләүче фотоматериал сайларга һәм социаль челтәрдә материалны #Книжнаягеография хэштегы белән урнаштырырга.

Бу  бәйгедә берсеннән –берсе матур сигез нәни кызларыбыз катнаштылар. Алар алты турда көч сынаштылар.  Нәни гүзәлләребез һәрбер турда бик зур осталык белән чыгыш ясадылар. Тамашачы сокланып, яратып алкышлады нәни гүзәлләребезне. Кичә ахырында Миннәхмәт Абдуллович аларны бәйрәм белән тәбрикләп бүләкләр тапшырды. “ Авылымның нәни гүзәле” дип исемләнгән бәйге тамашачы күңелендә мәңге сакланыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International