Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында иң яхшы яктылык кайтаручы элемент «Засветись» һәм Теләче районы балалар бакчалары арасында узган“Яшел ут” муниципаль бәйгеләренә йомгак ясалды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге инспекторы Кәримуллин И.Х. әлеге конкурста урын алучыларны бүләкләү танатанасына җыйдылар. Беренче бәйге балалар юл куркынычсызлыгына һәм яктылык кайтаручы элементларны куллануны пропагандалауга багышланган иде. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче Гыйниатуллин К. өченче урынлы дипломга лаек булды. Ә “Яшел ут” конкурсында катнашкан безнең балалар бакчасы беренче урынга лаек булды.Оештыручылар конкурста катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз, аларның уңышлары белән горурланабыз!