ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шуны истә тотып,  2 март көнне Максабаш  авылы  мәдәният йортында,китапханәче белән берлектә,  “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә  үткәрелде. Яшьләргә  наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьләр   бик актив әңгәмәдә  катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

18.03.2020 елда Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә килешүләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «ЖКХ " ИК " ҖЧҖ региональ операторының Теләче авылына килешү мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү өчен баруын оештыру турында Карар кабул ителде. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге сораулар буенча Теләче муниципаль районы Башкарма комитетына 8-84360-2-19-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Район куләмендә  мәктәпкәчә  яшьтәге балалар бакчалары арасында уткәрелгән «Яшел ут» бәйгесенә йомгак ясалды.Бу бәйгедә безнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме 3 урынга лаек булды. Оештыручылар  конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.

24 сентябрь көнне Баландыш төп  мәктәбендә " Наркотикларга – юк! " темасына  ФОРПОСТ җитәкчесе Радик Рөстәм улы Сәйфетдинов  һәм полициянең өлкән лейтенанты Искәндәр Рәфкать улы Муталлапов  7-9  сыйныф укучылары белән очрашты. Профилактик әңгәмә үткәрелде, видеороликлар күрсәтелде.

14 март көнне Байлар Сабасында “Татарстанның бадминтон өметләре “  ярышына сайлап алу туры үткәрелде. (Төньяк- көньбатыш  лигасы). Бу ярышта безнең Баландыш төп мәктәбенең яшь бадминтончылары катнашып, уңышлы чыгыш ясады.  Тимербаев Кәрим ( 3 сыйныф)-1 урын, Тимербаев Раил (4 сыйныф)- 2 урын, Хәйретдинов Ибраһим ( 4 сыйныф)- 3 урын яулап кайттылар. Җитәкчеләре физкультура укытучысы Заббаров А.Ф.  Аларны котлыйбыз!

5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында узган бу дәрестә ИТ-технологияләренең мөһимлелеге, компьютер белән грамотлы эш итү, интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатылды. Информатика фәне укытучысы Шакирова Ә З. укучыларга агитацион ролик күрсәтте.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  «Теләче» спорт мәктәбе, Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Баһир 90 кг үлчәү авырлыгында 2 урынны яулады. Баһир тренеры –Илдар Гыйниятуллин. Спортсменны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

Теләче 2нче балалар бакчасының 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Әухадиев Ә. республика күләм “Әти белән бергә!” бәйгесендә катнашып, I дәрәҗәле дипломга ия булды. Бәйгедә катнашу өчен Әмир белән әтисе курчак өчен бишек ясадылар, ә тәрбияче апасы Гайнуллина М.В. аларның эшләре сурәтләнгән фотолардан презентация ясап, бәйгегә җибәрде. Бүген бу бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. Әмирне һәм аның әтисен бу җиңү белән котлыйбыз.

Агымдагы елнын 15 март конне «Агролак» ЖЧШ дэ трактор хэм тагылма арбаларга курсэтмэ техник карау чарасы уздырылачак. Элеге чарада катнашучы эшлекле даирэлргэ техниканы еллык карауга ничек эзерлэунен чынбарлыгы тэкъдим ителэчэк. Чонки техник карауны узунын топ максаты булып  техниканы куллану вакытында  кеше тормышына хэм сэлэмэтлегенэ, молкэткэ куркынычсызлыкны тээмин иту тора.

         Хэзерге вакытта хужалыктагы механизаторлар коче белэн машина трактор паркында булган техниканы ремонтлап янарту эшлэре бара.

Баландыш авыл китапханәсе Нефтеюганский муниципаль районының "җирлекара китапханә" Пойково авыл җирлеге "Шатлык" балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Книжная география» челтәрле акциясендә катнашты һәм сертификат алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International