Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, татар халкының сөекле, Башкортстанның халык шагыйре. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы авторның “Кара икмәк” шигырен укыды.
Агымдагы елның 14 мартында Байлар Сабасында 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк,2008-2009 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Галимҗанов Рәмис Рафис улы һәм Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы җитәкчелегендә 15 бала катнашты.
Татарстанның дәүләтчелек, милләтара татулык һәм халыклар арасындагы дуслык традицияләре бар.
Айдар авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан – минем туган ягым" дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрде. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияты, данлы якташларыбыз, хәзерге вакытта Татарстанның үсеше турында сөйләде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында да актив катнаштылар.
Кеше хокуклары гомуми, аерылгысыз һәм үзара бер-берсенә бәйле. Нәкъ менә Кеше хокуклары безне кешеләр итә. Көндәлек тормышта хокук турында аның нинди дә булса сәбәпләр аркасында бозылган яки бәхәсле хәл килеп чыккан очракта ешрак искә алалар. Кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак белгән саен, аларның мөнәсәбәтләре дә шулкадәр яхшыра бара һәм алар үзләрен заманча җәмгыятьнең шактый катлаулы шартларында нык тоя. Хокукларны белү, аларга ориентлаша белү-һәркемгә дә кирәк. Хокукый культураны күтәрү-китапханәнең мәгълүмат эшендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Кешеләргә киләчәк тормышларында файдалы мәгълүмат булсын өчен китапханәче Фаляхова А.Г. "Һәркем белергә хокуклы" дип исемләнгән буклет тәкъдим итте.
Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Конкурсны мәдәният йорты директоры белән китапханәче оештырдылар. Укучыларның һәркайсы зур осталык белән үзләренең яраткан кошларын ясадылар һәм матур итеп буядылар. Ел саен үткәрелә торган бу конкурста балалар бик теләп катнашалар.
Казаклар авыл китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан оештырылган «Читающий библиотекарь» бәйгесенә кушылды, ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конкурсның бурычлары: китапханәгә яңа китап укучыларны җәлеп итү, балаларны һәм өлкәннәрне туган як турында китап укуга тарту. Конкурс 2020 елның гыйнварыннан декабренә кадәр дәвам итә. Без бүген китап укучылар белән берлектә Ибраһим Газиның “Малайлыкта кунакта” дигән китабыннан әсәрләр укыдык. Чара азагында укучылар белән укылган әсәрләргә карата фикер алыштык.
13 нче март көнне «Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үткәрелде. Район күләмендә уздырылган бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Мәктәбебез командасы район беренчелегендә 3 нче призлы урынны алды. Без укучыларыбыз белән горурланабыз, аларга рәхмәт белдерәбез.
4-7 март көннәрендә Пермь шәһәрендә в.п. Сухарев исемендәге спорт комплексында армрестлинг буенча 29 Россия чемпионаты узды. Ветераннар арасында Радик Карабаев (Теләче районы) 1 урынны яулады.
15 нче марта Теләче урта мәктәбе укучылары Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил , Дәүләтшин Ильназ, Ибраһимова Алисә, Ибраһимова Эльмира , Ибраһимова Рәмилә Халыкара фәнни – танып белү, иҗади - интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.
13 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Олы Мәтәскә мәдәният йортында Теләче муниципаль районы мәктәпләре арасында, әдәбиятыбызның йөзек кашы Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында, “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья!” районкүләм иҗади бәйгесе үткәрде.Әлеге бәйгедә “Ф.Хөснигә багышлап укучылар язган шигырь” номинациясендә 24 укучы көч сынашты.