Казаклар авыл китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан оештырылган «Читающий библиотекарь» бәйгесенә кушылды, ул Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конкурсның бурычлары: китапханәгә яңа китап укучыларны җәлеп итү, балаларны һәм өлкәннәрне туган як турында китап укуга тарту. Конкурс 2020 елның гыйнварыннан декабренә кадәр дәвам итә. Без бүген китап укучылар белән берлектә Ибраһим Газиның “Малайлыкта кунакта” дигән китабыннан әсәрләр укыдык. Чара азагында укучылар белән укылган әсәрләргә карата фикер алыштык.