Кеше хокуклары гомуми, аерылгысыз һәм үзара бер-берсенә бәйле. Нәкъ менә Кеше хокуклары безне кешеләр итә. Көндәлек тормышта хокук турында аның нинди дә булса сәбәпләр аркасында бозылган яки бәхәсле хәл килеп чыккан очракта ешрак искә алалар. Кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак белгән саен, аларның мөнәсәбәтләре дә шулкадәр яхшыра бара һәм алар үзләрен заманча җәмгыятьнең шактый катлаулы шартларында нык тоя. Хокукларны белү, аларга ориентлаша белү-һәркемгә дә кирәк. Хокукый культураны күтәрү-китапханәнең мәгълүмат эшендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Кешеләргә киләчәк тормышларында файдалы мәгълүмат булсын өчен китапханәче Фаляхова А.Г. "Һәркем белергә хокуклы" дип исемләнгән буклет тәкъдим итте.