ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

13 нче март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  Галимханова Адилә һәм  Мирзагаянова Диләрә район күләмендә уздырылган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” иҗади бәйгесендә җиңү яуладылар. Аларны бәйгегә татар теле һәм әдәбият укытучылары Гарипова Ризәлә Гәптерәүфовна һәм Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна әзерләде. Котлыйбыз!

14 мартта  Теләче урта гомумбелем мәктәбендә беренче сыйныфка керүче балалар өчен әзерлек дәресләре башланды. Балалар  башлангыч сыйныф укытучылары Э.М.Кошкина, Ф.М. Әскарова, Р.Р. Шәймәрданова һәм музыка укытучысы  С.П. Хәбирова  белән белем дөньясына сәяхәтләрен башлап җибәрделәр.  Директор урынбасары  В.Г.Мифтахова әти-әниләрне мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, укыту программасы һәм дәреслекләр белән таныштырды.

14 март көнне Саба районында мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты (Беренчелеге) узды. Теләче районы командасы ярышларда актив катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Меньшова Елизавета 3 урынны яулады, ир - атлар арасында Имамиев Илфат шулай ук 3 урынны яулады.

Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гузәл бизәкләре. Әлеге чара балаларның  чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү, кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылган иде. “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән чәчәкләр турында әңгәмә үткәрелде. Алар бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре турында кызыклы мәгълүматлар, һәм үстеру буенча торле киңәшләр ишеттеләр. Соңыннан һәр бала мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән, үзенә ошаган чәчәкләрне чәчеп куйдылар.

13 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “ Урок цифры” темасына бердәм дәрес үтте. 4-10 нчы сыйныф укучылары катнашында узган бу дәрестә ИТ-технологияләренең мөһимлелеге, компьютер белән грамотлы эш итү, интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатылды. Информатика фәне укытучысы Гарипов Ф.Ф. укучыларга агитацион ролик күрсәтте.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бик күп чаралар үтеп тора. Төрек – Тәмте авылы китапханәчесе дә бу чаралардан читтә калмады. Кечкенә генә авылның тарихын китапханәнең бер бүлмәсендә музей итеп чагылдырды. Бу эш моның белән генә бетмәс — материаллар белән алга таба да тулыландырып торылыр.

Алар сугыш дигән сүзне китаплардан укып, фильмнардан карап беләләр. Төрек – Тәмте авыл китапханәчесе «Кирәкми безгә сугыш!» темасына рәсем ясау конкурсы оештырды. Конкурста катнашучы бер бала үзенең дәү әтисенә багышлап стенд ясады. 

Иске Җөри  авылы  китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин - ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка  ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.

Иске Җөри  авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Әдәби полк» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.Чараны оештыручылар -  Белгород өлкәсенең «Прохоровский кыры»нда Н.И. Рыжков исемендәге ачык фәнни - тарихи китапханә. Акциянең максаты - сугыш турында китап укуга игътибар җәлеп итү, Ватан өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта  Иске Җөри  авылы  китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия Шәйдулла  кызы  авторның “Киткән кошлар кайтыр” шигырен укып дипломга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International