13 нче март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Галимханова Адилә һәм Мирзагаянова Диләрә район күләмендә уздырылган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” иҗади бәйгесендә җиңү яуладылар. Аларны бәйгегә татар теле һәм әдәбият укытучылары Гарипова Ризәлә Гәптерәүфовна һәм Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна әзерләде. Котлыйбыз!