ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

13 март көнне Теләче балалар китапханәсендә рус язучысы А.Гиваргизовның 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Мастер смешных рассказов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Артур Александрович Гиваргизов барлык замана малайларын һәм кызларын елмаерга мәҗбүр итә. Аның китапларында хыяллар тормышка аша. Язучының әсәрләре бүгенге мәктәп чынбарлыгына бик охшаш. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәңгелек кыйммәтләргә - дуслык, мәхәббәт, хөрмәткә өнди.

13 март көнне Олы Мәтәскә мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөсни иҗатына багышланган иҗади бәйге   үткәрелде. Бәйгедә Баландыш төп мәктәбе укучысы Гилазова Т. Н. (Җитәкчесе Зәйнуллина Р.Х) 1 урынга, Гайнетдинова Н. (Җитәкчесе Мингазова Л.М.) икенче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!

12 март көнне Район балалар иҗат үзәге базасында район активистларының герой белән очрашуы булып узды . Баландыш төп мәктәбе укучысы Гилазова Т. Н.һәм аның остазы Мөбәрәкшина Ф. Г. очрашуда катнаштылар.

13 март көнне балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 1-11 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеген үткәрде. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы З. З. Ибраһимов, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары А. А. Сабирова катнашты.  

13 нче март көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр өчен «Организация и методическое сопровождение функционирования внутренней системы оценки качества образования (ВСОКО) в ДО» темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын модельләштерү буенча алымнар, белем бирү сыйфатын эчке яктан бәяләү системасын камилләштерү һәм гамәлгә ашыру буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген регламентлаучы норматив-хокукый документлар каралды. Шулай ук семинарда Хасаншина Ф.Ф. белән Галимова Н.Ф. Теләче 2нче балалар бакчасында белем бирү сыйфатын эчке яктан бәяләү системасын камилләштерү һәм тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Укучылар ришвәтчелекне ничек аңлый, башта шул турыда фикер алыштык. Нәрсә ул ришвәт? Бу сорауга җавап табып, җәмгыятьтә нинди урын алып тора, шул турыда укучыларга аңлатылды. Нинди өлкәләрдә һәм профессияләрдә ришвәтчелек киң таралган? Нинди шартлар тудырылса, ришвәтчелек кимер иде? – укучылар белән шушы сорауларга фикер алыштык.

Урта Мишә авыл китапханәсе китапханә эшчәнлеген, китаплар һәм социаль челтәрләрдә укуларны алга этәрүгә юнәлдерелгән «Книжная география» челтәрле акциясендә катнашып, Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Нефтьюган районы  Пойково авыл җирлеге балалар китапханәсе.Челтәрле акциянең шартлары: Сәнгать әсәрендә географик исемгә мөнәсәбәте булган цитатаны табып, интернет челтәрендә әлеге исемнең тасвирламасы яки географик объектны сурәтләүче фотоматериал сайларга һәм социаль челтәрдә материалны #Книжнаягеография хэштегы белән урнаштырырга.

Урта Мишә авыл китапханәсе А.С.Пушкин исемендәге үзәк дәүләт китапханәсе оештырган «Читать. Помнить. Чтить»  дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып сертификатка ия булды. Викторина Россия тарихына, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият укуга кызыксыну уяту, илебез язучыларының сугыш турындагы китапларына зур игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 12-13 март көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерлек планы нигезендә, 9,11 нче сыйныф укучылары өчен мәҗбүри фәннәр буенча ОГЭ һәм БДИ форматында сынау диагностик тестлары үткәрелде. Сынау имтиханын үткәргәндә барлык катнашучылар да төп дәүләт имтиханын үткәрү буенча инструкциягә таяндылар, аны үткәрүнең бөтен процедурасы да үтәлде.

10 март көнне Теләче районы станциясендә районның “Хезмәт күрсәтү оешмасы” карамагындагы 16 автобуска чираттагы техник карау үткәрелде.Барлык автобуслар да төзек хәлдә.Әлеге чарада Таттехконтроль оешмасының эксперты Гөбәев Илһам Фатхулла улы, Теләче ОГИБДД җитәкчесе  Назиров Ришат Хамит улы катнашып нәтиҗә чыгардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International