Матбугат укучылар игътибарына ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан: гасырдан -гасыр" дигән исем астында китапханә яздырып ала торган газета - журналлар тәкъдим ителде. Аның аша укучылар республикабыз һәм илебез тарихын яктырткан язмалар белән таныштылар.
2020 елның 15 мартында Менделеевск шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 2011 елда туган балалар командалары арасында хоккей Фестивале узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасынын Хоккей федерациясе һәм Менделеевск муниципаль районының «Айсберг» спорт мәктәбе оештырды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан барлыгы 10 команда катнашты: Түбән Кама шэхэреннэн « Нефтехимик-1», «Нефтехимик-2», Менделеевск шэхэреннэн «Айсберг», Теләче авылыннан « Армада, Яр Чаллы шэхэреннэн «Чаллы -3», « Чаллы-4», Минзәлә шэхэреннэн» Кречеты» Мамадыш шэхэреннэн «Олимп», Әгерҗе дэн « Спутник" командалары.
15 март көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар кысаларында “Сезнең өчен балалар” дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде. Дәресебезнең максаты: Балалар өчен чыгарыла торган газета һәм журналлар, андагы рубрикалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту. Китапханәче балаларны китапханәгә килүче газета - журналлар белән таныштырды. Укучылар журналлардагы табышмакларга, башваткычларга җаваплар таптылар, кечкенә китапчыклар ясадылар, төрле биремнәрне чиштеләр.
13 март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында авылыбызның йөзек кашы Фатих ага Хөснигә багышланган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрелде. Бу чарага районның төрле мәктәбеннән язучының иҗатын яратучы укучылар һәм барлык китапханәчеләр килделәр. Укучылар Фатих Хөснигә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Жюри укучыларның чыгышларын югары бәяләде. Укучылар, китапханәчеләр һәм килгән кунаклар Фатих Хөснинең музеенда булдылар.
14 март көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия “Ак каен” балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Балалар Татарстанның шәһәрләре буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, дәүләт символлары һәм бай мәдәнияте белән белән таныштылар. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз Республикаларына, туган якка карата кызыксыну һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
Беренче халык санын алу Россия империясендә 1897 елда була. Агымдагы елның октябрендә булачак халык санын алу уникаль булачак, чөнки әлеге чарада кәгазь чыганаклар кулланылмаячак. Беренче нәтиҗәләр – 2020 ел ахырында, башлангыч йомгаклар 2021 елның февралендә мәгълүм булачак. Тирәнтен анализны 2021-2022 еллар дәвамында бастырып чыгарачаклар.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район балалар китапханәсендә «Рус фольклоры дөньясы»дигән тема буенча экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр балаларга рус халык иҗаты һәм рус фольклоры турында сөйләделәр. "Син мәкальләрне беләсеңме?", "Тизәйткечләр бәйгесе", "Әкият дөньясы", "Санап күрсәт", "Син рус халык җырлары һәм биюләрен беләсеңме?"дигән викториналарда актив катнаштылар.
2020 елның 11 мартында «Теләче-арена» боз шугалагында «Әти, әни хэм мин спорт сөюче гаилә» ярышлары узды. Барлыгы 5 гаилә катнашты: Хафизовлар, Хәйриевлар, Давлиевлар, Гайнетдиновлар, Мөхәммәтшиннар. Ярышны оештыручы булып «Юность» спорт мәктәбе булды. Житэкчебез Галимов Нияз Миннәхмәт улы катнашучыларны сәламләде, аларга җиңү теләде, узган бәйрәмнәр белән котлады. Ярышлар төрле уеннардан, кызыклы эстафеталардан, спорт турында тест чишудэн торды. Катнашучылар капкага алка керттеләр, «Змейка» уенын үттеләр, сумо костюмын киеп, әйләнә-тирә әйләнделәр, чанада шудылар.
Укучылар өчен “Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән өметле” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Чара барышында “2020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы”, “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән күргәзмәләргә күзәтү ясалды. Соңыннан укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында булдылар. Бүгенге чараның максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы турыдагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү иде.
Күкчә авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификатка ия булды.