Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, татар халкының сөекле, Башкортстанның халык шагыйре. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы авторның “Әнкәемә” шигырен укып дипломга лаек булды.
Айдар авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин-ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.
Заманча алымнар кулланып эш итәләр. Шәтке авылы китапханәсендә һәр ай саен “Китапханә хәбәрләре” исемле газета чыгып килә. Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2020 елның 2 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.
Конкурсның максаты: үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү һәм ярдәм итү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белемнәрне пропагандалау. Конкурска " Сынлы – сәнгать иҗаты», “ декоратив-гамәли һәм техник иҗат» , “компьютер иҗаты һәм видеофильмнар, видеороликлар” номинацияләрендә эшләр кабул ителде . Мәктәп этабында җиңүчеләрнең эшләре район этабында катнашачак.
Максабаш авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификатка ия булды.
11 март көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле составында, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестивалендә катнаштылар. Алар «Фольклор» номинациясендә республика зона турында катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.
11 март көнне район балалар китапханәсендә Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә «Мир русского фольклора» дип исемләнгән презентация-викторина күрсәтелде. Әлеге чара яшь буында фольклорны өйрәнү һәм популярлаштыру ярдәмендә төрле халык вәкилләренең мәдәниятләренә карата хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек формалаштыру һәм үстерү максатыннан үткәрелде. Моннан тыш, балаларга «В царстве фольклора» исемле иллюстрацияле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
6 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә һәм "Безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде. Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә. Аның тормышында бик тә мөһим һәм авыр хезмәт - ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы.
Бу бәйгедә берсеннән – берсе матур сигез нәни кызларыбыз катнаштылар. Алар алты турда көч сынаштылар. Нәни гүзәлләребез һәрбер турда бик зур осталык белән чыгыш ясадылар. Тамашачы аларны сокланып, яратып алкышларга күмде. Кичә ахырында Миннәхмәт Абдуллович аларны бәйрәм белән тәбрикләп бүләкләр тапшырды. “Авылымның нәни гүзәле” дип исемләнгән бәйге тамашачы күңелендә мәңге сакланыр.
Иртә язда сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне системалаштыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре «Сак булыгыз, юка боз!» темасына әңгәмәләр уздырдылар.