«Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

6 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә һәм "Безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде. Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә.  Аның тормышында  бик тә мөһим һәм авыр хезмәт - ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International