ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 март, бәйрәм  көне уңаеннан Ачы авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «С праздником, любимые!» исемле тематик чара үткәрелде.
Кичәгә җыелучылар хөрмәтенә матур теләкләр, биюләр һәм җырлар яңгырады, уеннар, конкурслар оештырылды. Ир - егетләр сөйкемле хатын - кызларны котладылар, ә хатын-кызлар аларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

Яшь булуларына карамастан, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә күңелле һәм дәртле чыгыш ясаган нәни артистлар да тамашачыларга зур шатлык китерде.

11   нче   мартта     Теләче  урта  мәктәбендә  11 нче     сыйныф  укучыларының   математика фәне  буенча  имтиханга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. 11 нче  сыйныф  укучылары  математика фәненнән   дәүләт имтиханындагы кебек  биремнәр эшләделәр.  Өйрәнү тибындагы имтиханнар   бик нәтиҗәле  үтте.   

2020 елның 1 март көнендә Югары Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Фәсхеева Әминә  Камалетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әминә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы да Әминә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

7 март  көнне халык ара хатын кызлар коне унаеннан  башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов хатын кыз - тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальларне тапшырды.

Төрек - Тәмте авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар hәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Шул уңайдан Төрек -Тәмте авылы китапханәчесе авылдагы балалар белән «Партизан даны сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның hәм подпольщикларның батырлыгына багышлана. Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларыбызны илебезнең героик үткәне белән таныштырабыз, укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз. 

Балалар иминлеген саклау максатында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Балаларның яз көне куркынычсызлыгы» темасына әңгәмәләр үткәрелде. Балалар белән язын сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Язын килеп чыгырга мөмкин булган күңелсезлекләрдән ничек саклап калу турында фикер алыштылар. Сулыклар янына якын килмәскә, яр буйларында уйнамаска, бозлыкларда шумаска кирәклеген төшенделәр. Үткәрелгән эш балаларда мөстәкыйльлек һәм җаваплылык үсешенә этәргеч бирер, ә алынган белемнәрне балалар тормышта куллана алыр дип өметләнәбез.

Урта Мишә авыл китапханәсе Василий Теркин поэмасының 75 еллыгына һәм А.Т. Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган "Василий Теркин - ышанычлы фронт дусты" дип исемләнгән китапханәара челтәрле акциягә кушылды һәм сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы - Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсе.

8 - нче март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Иң кояшлы көн бүген» исемле кичә үткәрелде. Кичәдә уеннар уйналды, җырлар җырланды, әниләр турында шигырьләр укылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Китапханәдә «Алтын куллы - кызлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Алан авылы китапханәсе Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап” дигән регионара челтәрле акция - флэшбукта катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде. Тарихыбызның данлы, героик сәхифәләрен мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде.

8 нче март - яз һәм хатын - кызга карата игътибар бәйрәме, шатлык, язгы кәеф һәм искиткеч бүләкләр көне. Шушы матур көн уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә "Гүзәл затлар - китап битләрендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмә кешелекнең иң гүзәл затларына – хатын - кызларга багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International