8 март – 19 нчы гасыр урталарында ук билгеләп үтелә башлаган, иң өлкән, шул ук вакытта, гасырлар кичеп тә, үзенең кыйммәтен югалтмаган сирәк бәйрәмнәребезнең берсе.

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

8 нче март - яз һәм хатын - кызга карата игътибар бәйрәме, шатлык, язгы кәеф һәм искиткеч бүләкләр көне. Шушы матур көн уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә "Гүзәл затлар - китап битләрендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмә кешелекнең иң гүзәл затларына – хатын - кызларга багышланды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, журналлар ил тарихында якты эз калдырган бөек хатын - кызларның язмышлары,  сәламәтлек, яшьлек, яхшы кәефне ничек сакларга кирәклеге,  хатын - кыз образын яктырткан әдәби геройлар турында  сөйли. Китапханәче китапханәгә килүчеләрне әлеге бәйрәмнең гадәти булмаган тарихы белән таныштырды, матур әдәбият әсәрләрен тәкъдим итте. Һәм, әлбәттә, бөек шагыйрьләрнең һәм язучыларның хатын - кыз, яз, мәхәббәт турындагы, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International