Әбде авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә 7 март көнне Теләче мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында катнаштылар. 8 март көнне Әбде мәдәният йортында «Нежной, ласковой самой»дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Ә 9 март көнне концерт программасы белән Шармыш авылында чыгыш ясадылар.
Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Шәтке авылы мәдәният йортында 6 март көнне китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын - кызлар белән” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Мәдәният йорты директоры Флера Габдуллинаны да 50 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Бәйрәм кичәсе бик матур үтте.
Шул уңайдан Ямбулат авыл китапханәсендә "Якутларны барлар вакыт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде, китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Айдар авыл китапханәсеннән Фирүзә Фаляхова авторның “Бәхет” шигырен укып дипломга лаек булды. Җитәкчесе - китапханәче Алсу Фаляхова.
Татарстан Республикасы Яшьләр китапханәсе 2020 елның 3 февраленнән 3 июленә кадәр Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, күпкырлы талантка ия шәхес - Туфан Абдулла улының (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышланган «Үзебез сайлаган язмыш» дип исемләнгән Төбәкара акция уздыра.
2020 нче елның 9 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар белән назлар килә» дип исемләнгән кичә үткәрде. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын - кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук “Хатын кызларыбыз сугыш елларында” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.
14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.
Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре каралды. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып, суганнар утыртылды, су сибелде. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба балалар тәрбияче ярдәме белән суганның үсешен күзәтәчәкләр.
8 нче Март Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан 8 март көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре тарафынанан әзерләнгән «Без бик күңелле яшибез» дигән кичә булып узды. Кичә КВН ярыш формасында узды. КВН да егетләргә каршы кызлар командалары ярышты. Кичәдә катнашучы авыл яшьләре үзләренен осталыклары, уңганлыклары, зирәклекләре белән бәйрәмгә килгән тамашачыны таң калдырды. Бәйрәм кичәсе яшьләрнең үзләре әзерләгән концерт номерлары һәм котлаулары белән үрелеп барды.
5-7 март март көннәрендә Алабуга шәһәрендә көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына 2002-2003 нче елгы егетләр арасында ачык республика беренчелеге узды. “ Теләче” спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин И.С., көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашты. 90 кг кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры Гыйниятуллин И.С.) 2 урынга лаек булды.