ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Тиздән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Ә бәйрәмнәр бүләксез үтми. Әниләр өчен баланың үз кулы белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк бүләк юктыр. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә  8 Март бәйрәменә әзерлекләр башланды. Без балалар белән бергә әниләргә һәм әбиләргә кәгазьдән открыткалар ясадык. Балалар бик тырыштылар. Әниләргә һәм әбиләргә бүләкләребез бик ошар дип уйлыйбыз. 

Балаларның иң яраткан шөгыльләре- театральләштерелгән эшчәнлек. Театр ул бала тормышында-бәйрәм, хис-кичерешләр, әкият! Бала әкият геройлары белән  төрле хыялый дөньяда яши! Балаларны театрның төрле төрләре белән таныштыру сабыйларга ял итәргә, киеренкелекне төшерергә ярдәм итә, шатлыклы атмосфера тудыра, яхшылык тәрбияли.

Курчак театры балаларда сәнгать дөньясына карата кызыксыну арттыра. Беренче кече төркем тәрбияләнүчеләре, тәрбияче ярдәмендә бармак һәм курчак театры атрибутлары белән күңелле һәм кызыклы әкиятләрдә катнашалар.

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтте. Бәйрәмгә багышлап Елыш, Алан һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында “Тормышның яме һәм чәчәге Сез, гүзәл хатын – кызлар” исемле зур концерт куелды. Концерт нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Мондый тамашалар киләчәктә дә дәвам итсен иде.  «Киләчәктә дә кунелләрендә дәрт, сәхнәгә карата мәхәббәт хисе сурелдермәгәннәре өчен һәм авыл халкын шатландырып торырга насыйп булсын»дигән фикердә калабыз.

Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә  8 март бәйрәме уңаеннан “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе тарафыннан “Серле гармун телләре” дип исемләнгән концерт программасы куелды.

Шуны истэ тотып 4 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәнияты , китапханәче белән берлектә, “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде.

Сезне яратучылар һәм яратучыларыгыз яманлыклардан сакласыннар, бернәрсә дә хатын-кыз бәхетен алып китмәсен. Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң изге теләкләр телибез!  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Максабаш авылы мәдәният йортының “Оста куллар ” берләшмәсенә йөрүче укучылар үз куллары белән әниләренә, әбиләренә бүләк ясадылар.

8 март көнне  Саба районы Елыш авылы клубында Урта Мишә һәм Елыш авылы узешчәннәре тарафыннан "Язлар матур хатын-кызлар белән" дип исемләнгән бәйрәм концерты куелды.

Барыбызга да билгеле, әлеге айның  иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Шәтке авылы мәдәният йортында 6 март көнне китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

Ике сугыш ветераны - Губайдуллин Гарифулла Гыйният улы  һәм Писарев Алексей Иванович яшәгән Олы Нырсы авылында Олы Нырсы авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан уздырылган "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында бәйрәм концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International