7 март көнне Баландыш төп мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышлап, «Ике йолдыз» бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә укучылар, әниләр-әбиләр, укытучылар үзләренен осталыкларын күрсәттеләр: матур биюләр башкардылар. Әниләр узләренен уллары, кызлары белән җыр башкардылар, әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады. Барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләр телибез!
2020 елның 7 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С. Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.
Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтте. Бәйрәмгә багышлап Елыш, Алан һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында “Тормышның яме һәм чәчәге Сез, гүзәл хатын – кызлар” исемле зур концерт куелды. Концерт нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Мондый тамашалар киләчәктә дә дәвам итсен иде. «Киләчәктә дә кунелләрендә дәрт, сәхнәгә карата мәхәббәт хисе сурелдермәгәннәре өчен һәм авыл халкын шатландырып торырга насыйп булсын» дигән фикердә калабыз.
Методик атна кысасында Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Р.Р. һәм өстәмә белем бирү педагогы Баширова Н.И. “Семейные фотохроники Великой Отечественной войны” Бөтендөнья акциясенә кушылып, тикшерү- эзләнү эшләре алып бардылар. Теләче авылы җирлегендә урнашкан “Туган якны өйрәнү” музееннан күп кенә фотографияләр алынды.
5 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының “Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруда заманча алымнар” дип исемләнгән семинарлары булып үтте. Өстәмә белем бирү педагогы Набиуллина Рафилә Рафил кызы “String Art техникасы ярдәмендә әниләргә бүләк” диеп исемләнгән ачык дәрес һәм “Кем өлгер” викторинасын үткәрде.
2020 елның 4 мартында район методик берләшмәсе җитәкчесе Заббарова Гөлнара Нәҗип кызы җитәкчелегендә районның инглиз теле укытучылары Алексеева Ләйлә Госман кызы (Теләче урта мәктәбе), Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы (Олы Мишә урта мәктәбе) һәм Гарифуллина Алира Рәхимҗан кызы (Үзәк урта мәктәбе) Казан шәһәренең «Чит телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.
Кышкы чорда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан инструктажлар, “Юка боз ни өчен куркыныч?” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. “Сулыкларда куркынычсызлык” почмаклары эшләнде, укучылар “Бозда hәм суда игътибарлы булам ”Республика конкурсында катнаштылар, “Куркынычсызлык минуты” темасына әңгәмәләр, “Сулыкларда куркынычсызлык” буенча китап күргәзмәләре оештырылды. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да төрле мероприятиеләр үткәрелде.
2020 елның 2 мартында Казан шәһәрендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча «каләм пробасы» республика ярышлары булып узды, анда безнең команда да катнашты. Безнең район җыелма командасы составына Баландыш төп мәктәбеннән балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге педагогы Җаббаров Алмаз Фоатович тәрбияләнүчеләре керде. Ярышларда 20 команда катнашты. Барлыгы 160 катнашучы. Безнең команда 7 урынны яулады.
2020 елның 1 мартында Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2009-2010 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 4 команда, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның 2 командасы катнашты.
2020 елның 1 мартында Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан өметләре» дигән 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында МСМК Е.Белов призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Айназ Гилван улы Фәтхуллин ,Илнур Илдус улы Зәйнуллин җитәкчелегендә Теләче һәм Сауш мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар катнашты. Узышлар нәтиҗәләре буенча безнең команда 15 нче урынны алды.