ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

28 февраль көнне Теләче муниципаль районыннан 5 укучы: Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Гаязова Лилия, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Вәлиуллина Илзирә, Теләче урта мәктәбеннән Сәлмәнов Нәрим, Гайнетдинова Айсылу, Сафина Лилияләр "Алиш эзләре буйлап" VII Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе эшендә актив катнаштылар. Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Конкурста район мәгариф бүлегенә караган белем биру учреждениеләре укучылары һәм иҗат коллективлары, шул исәптән балалар иҗат үзәге дә катнашты. Жюри конкурсантларны торле номинация буенча бәяләде. Иң  яхшылары конкурсның зона турында чыгыш ясаячак.

Бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә  “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә  йөруче укучылар үз куллары белән әниләренә, әбиләренә бүләк ясадылар.

6 март көнне Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә  8 март бәйрәме уңаеннан “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе тарафыннан “Серле гармун телләре” дип исемләнгән тематик кичә оештырылды.

Хөрмәтле хатын – кызлар!  Сезне 8 март – Халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйбыз. Сезгә  саулык – сәламәтлек, бахет-шатлыклар, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез!

6 март көнне Әбде авыл китапханәсендә П.П.Ершовның тууына 205 ел тулу уңаеннан  иҗатына багышланган чара булып узды. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, «Автор одной книги: П. Ершов» дигән презентация карадылар. Аннан соң балалар «Конек - Горбунок» әкияте буенча әдәби уенда катнаштылар, әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Айдар авыл китапханәсе А.С.Пушкин исемендәге үзәк дәүләт китапханәсе оештырган «Читать. Помнить. Чтить»  дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып сертификатка ия булды.

Викторина Россия тарихына, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият укуга кызыксыну уяту, илебез язучыларының сугыш турындагы китапларына зур игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Ике сугыш ветераны - Губайдуллин Гарифулла Гыйният улы  һәм Писарев Алексей Иванович яшәгән Олы Нырсы авылында Олы Нырсы авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан уздырылган "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында узган бәйрәм концерты булып узды. Концертны оештыруда Олы Нырсы авыл китапханәчеседә катнашты.

Шуны истә тотып 4 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең  килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде.

Ул фаҗигале вакыйгалар ерагая барган саен, әдәби әсәрләр– безнең тарихыбыз битләренең шаһитләре,  шулкадәр кыйммәтлерәк була бара. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.     Айдар авыл китапханәсе  Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән төбәкара челтәрле флэшбук акциясендә катнашып, сертификатка ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International