Алар хакында дөнья әдәбиятында сәнгать әсәрләре тудырыла. 5 март көнне, Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан, Алан авылы китапханәсендә “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр”дип исемләнгән тематик чара үткәрелде. Чарада китапханәбезнең активист хатын - кызлары катнашты. Хатын - кыз язмышының асылын чагылдыручы күргәзмә китаплары аларда зур кызыксыну уятты. Барлык катнашучылар үзләренең яраткан әдәби әсәрләрен яңгыраттылар. Әлеге чара кунаклар арасында бәйрәм кәефе атсосферасы тудырды.
Бу бәйрәмдә Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты. Яков Емельянов Рус Православие чиркәве рухание, керәшен шагыйре, укытучы. Керәшеннәр арасында әле аның тормышында ук басылып чыккан ике шигырь җыентыгы ярдәмендә танылу алды.
Күргәзмә 2020 елның Җиңү көненә кадәр эшлиячәк. Теләгән һәрбер кеше өчен авыл мәдәният йортының ишекләре хәрвакыт ачык булачак. Шушы көннәрдә күргәзмәдә Айдар башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары, балалар бакчасы балалары һәм мәдәният йорты үзешчәннәре булып китте.
2020 елның 10 мартыннан 25 мартына кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган кайнар линия эше оештырылды.
6 нчы март көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 36 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды.Утырыш эшендә “Теләче муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021 һәм 2022 нче еллар план чорына бюджеты турында” 2019 нчы елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән 212 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды.
6 март көнне Баландыш төп мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган класс сәгатьләре утте. Укучылар ТАССР төзелүгә багышланган тарихи вакыйгаларны барладылар , шулай ук Татарстанның борынгы истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары территорияләреннән яңа коронавирус йогышы очраклары теркәлгән территорияләрдән (201-nCoV) кайткан гражданнарның сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре 884( 362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Урта Мишә авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификат алды. Китапханәнең бурычы - әдәбиятны алга этәрү бит. Китап аша тарихыбызның данлы, героик сәхифәләре турында мөмкин кадәр күбрәк белсеннәр!
Агымдагы елнын 5 март конне «Баландыш» кооперативы базасында райондагы торле фома авыл хужалыгы житештеручелэре катнашында семинар кинэшмэ булып узды. Элеге чараны район Башкарма комитеты житэкчесе Н.Н. Хажипов алып барды.
6 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубына йөрүчеләр белән «8 мартка чәчәк бәйләме» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Әниләргә бүләк бирү күңелле күренеш, бигрәк тә бала үз кулы белән ясаган әйбер күпкә кыйммәтле һәм матур була. Китапханә хезмәткәрләре оештырган мастер – класста балалар әниләре өчен чын сюрприз әзерләде. Открытканың арткы ягына китаплардан алып матур шигырь һәм теләкләр язылды. Мондый бүләк әниләрне сөендерер дип ышанабыз.