Теләче муниципаль район Советының чираттагы 36 нчы утырышы узды.

2020 елның 7 марты, шимбә

6 нчы март көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 36 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды.Утырыш эшендә “Теләче муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021 һәм 2022 нче еллар план чорына бюджеты турында” 2019 нчы елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән 212 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта Теләче муниципаль районыфинанс – бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең Теләче муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Котдусов М.Х., Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В.-лар чыгыш ясадылар.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International