Айдар авыл мәдәният йортында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан «Халык хәтерендә геройлар»дип исемләнгән күргәзмә эшли.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Күргәзмә 2020 елның Җиңү көненә кадәр эшлиячәк. Теләгән һәрбер кеше өчен авыл мәдәният йортының ишекләре хәрвакыт ачык булачак. Шушы көннәрдә күргәзмәдә Айдар башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары, балалар бакчасы балалары һәм мәдәният йорты үзешчәннәре булып китте.  
Күргәзмәдә төрле экспозицияләр –“Үлемсез полк" - авылда яшәүчеләрнең туганнары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында фотолар һәм хикәяләр тәкъдим ителгән.  "Сугыш юллары буйлап якташларым барды " - бу стендта Бөек Ватан сугыш фронтларында сугышкан, аннан соң туган ягында эшләүче якташларыбызның фоторәсемнәре һәм тормыш тасфирламасы куелган. Шулай ук, «Сугыш турында китаплар укыйбыз» акциясенә багышланган стенд та бар, анда сугыш турында төрле авторларның китаплары, олылар өчен дә, балалар өчен дә тәкъдим ителгән. Ул көнне катнашучылар зур кызыксыну белән күргәзмә экспонатлары белән таныштылар, сугыш геройлары турында хикәяләр тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International