Ул фаҗигале вакыйгалар ерагая барган саен, әдәби әсәрләр– безнең тарихыбыз битләренең шаһитләре, шулкадәр кыйммәтлерәк була бара. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Айдар авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән төбәкара челтәрле флэшбук акциясендә катнашып, сертификатка ия булды.