2020 елның 1 мартында Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2009-2010 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 4 команда, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның 2 командасы катнашты.
Барлык уеннардан соң егетләр командалары арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Арча
2 урын-Теләче II
3 урын-Теләче I