Балаларның иң яраткан шөгыльләре- театральләштерелгән эшчәнлек. Театр ул бала тормышында-бәйрәм, хис-кичерешләр, әкият! Бала әкият геройлары белән төрле хыялый дөньяда яши! Балаларны театрның төрле төрләре белән таныштыру сабыйларга ял итәргә, киеренкелекне төшерергә ярдәм итә, шатлыклы атмосфера тудыра, яхшылык тәрбияли.
Курчак театры балаларда сәнгать дөньясына карата кызыксыну арттыра. Беренче кече төркем тәрбияләнүчеләре, тәрбияче ярдәмендә бармак һәм курчак театры атрибутлары белән күңелле һәм кызыклы әкиятләрдә катнашалар.