Шул уңайдан Ямбулат авыл китапханәсендә "Якутларны барлар вакыт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде, китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
Р. Низами әсәрләрендә тормышта төрле сынауларга дучар булган геройларның язмышы мисалында яза. Шулай ук җәмгыятьне борчыган күп төрле иҗтимагый һәм тәрбия - әхлакый мәсьәләләр турында да сүз бара.