2020 нче елның 9 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар белән назлар килә» дип исемләнгән кичә үткәрде. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын - кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук “Хатын кызларыбыз сугыш елларында” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.