Төрек - Тәмте авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар hәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Шул уңайдан Төрек -Тәмте авылы китапханәчесе авылдагы балалар белән «Партизан даны сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның hәм подпольщикларның батырлыгына багышлана. Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларыбызны илебезнең героик үткәне белән таныштырабыз, укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.
Төрек - Тәмте авылы китапханәсе «Көчле рухлылар разведчиклар hәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дип исемләнгән III Бөтенроссия акциясендә актив катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде.