Яз белән бергә безгә матур – 8 Март бәйрәме дә килде. Бу көн кояш нурлары, хатын - кыз елмаюлары, чәчәкләр белән бизәлде.

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

8 март, бәйрәм  көне уңаеннан Ачы авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «С праздником, любимые!» исемле тематик чара үткәрелде.
Кичәгә җыелучылар хөрмәтенә матур теләкләр, биюләр һәм җырлар яңгырады, уеннар, конкурслар оештырылды. Ир - егетләр сөйкемле хатын - кызларны котладылар, ә хатын-кызлар аларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.

Яшь булуларына карамастан, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә күңелле һәм дәртле чыгыш ясаган нәни артистлар да тамашачыларга зур шатлык китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International