Иртә язда сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне системалаштыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре «Сак булыгыз, юка боз!» темасына әңгәмәләр уздырдылар. Әңгәмә барышында педагоглар балаларга су кешенең дусты гына түгел, ә дошман да булырга мөмкин, дип аңлаттылар. Үзеңне һәм башкаларны куркыныч астына куймас өчен һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Бигрәк тә яз көне сулыкларга чыгарга, елга һәм күл ярларында уйнарга, боз өстеннән йөрергә һәм аларда йөзәргә ярамаганлыгын аңлаттылар. Сулыклар янында өлкәннәр белән булганда да бик саклык белән дә йөрергә кирәк, дип кисәттеләр.