Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, татар халкының сөекле, Башкортстанның халык шагыйре. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан социаль челтәрдә- “Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре” группасында #АТНАБАЙчынШИГЪРИЯТ дип исемләнгән флешмоб бара. Әлеге флешмобта Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы авторның “Әнкәемә” шигырен укып дипломга лаек булды.