13 март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында авылыбызның йөзек кашы Фатих ага Хөснигә багышланган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрелде. Бу чарага районның төрле мәктәбеннән язучының иҗатын яратучы укучылар һәм барлык китапханәчеләр килделәр. Укучылар Фатих Хөснигә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Жюри укучыларның чыгышларын югары бәяләде. Укучылар, китапханәчеләр һәм килгән кунаклар Фатих Хөснинең музеенда булдылар.