2020 елның 11 мартында «Теләче-арена» боз шугалагында «Әти, әни хэм мин спорт сөюче гаилә» ярышлары узды. Барлыгы 5 гаилә катнашты: Хафизовлар, Хәйриевлар, Давлиевлар, Гайнетдиновлар, Мөхәммәтшиннар. Ярышны оештыручы булып «Юность» спорт мәктәбе булды. Житэкчебез Галимов Нияз Миннәхмәт улы катнашучыларны сәламләде, аларга җиңү теләде, узган бәйрәмнәр белән котлады. Ярышлар төрле уеннардан, кызыклы эстафеталардан, спорт турында тест чишудэн торды. Катнашучылар капкага алка керттеләр, «Змейка» уенын үттеләр, сумо костюмын киеп, әйләнә-тирә әйләнделәр, чанада шудылар.
Үткәрелгән конкурслар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Давлиевлар гаиләсе алды. Алар кыйммәтле бүләк – кәшәкә Заряд, кубок һәм медаль алдылар.
2 нче урынны Гайнетдиновлар командасы яулады, алар кәшәкә, грамота һәм медаль белән бүләкләнде.
3 нче урын Хафизовларга бирелде, алар кәшәкә, медальләр грамота белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар.