Беренче халык санын алу Россия империясендә 1897 елда була. Агымдагы елның октябрендә булачак халык санын алу уникаль булачак, чөнки әлеге чарада кәгазь чыганаклар кулланылмаячак. Беренче нәтиҗәләр – 2020 ел ахырында, башлангыч йомгаклар 2021 елның февралендә мәгълүм булачак. Тирәнтен анализны 2021-2022 еллар дәвамында бастырып чыгарачаклар.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу башланганчы 202 көн калды.