11 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеген үткәрде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

     13 март көнне балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 1-11 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеген үткәрде. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы З. З. Ибраһимов, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары А. А. Сабирова катнашты.  Өстәмә белем бирү педагогы Радик Габбас улы Әбҗәлилов 70 яшьлек юбилее уңаеннан “ Физкультура һәм спортны үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык хезмәте өчен” Башкарма комитеты  җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Ярышларда районның 6 мәктәбеннән барлыгы 80 яшь теннисчы катнашты.

     Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.Барлык командаларга да өстәл теннисы буенча инвентарьлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International