Безнең җиңүчеләр.

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

15  нче  марта Теләче урта мәктәбе укучылары  Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил , Дәүләтшин Ильназ,    Ибраһимова  Алисә, Ибраһимова Эльмира ,   Ибраһимова  Рәмилә  Халыкара фәнни – танып белү, иҗади - интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында  катнаштылар һәм җиңү  яуладылар.  Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы — шоу»  конкурсында Теләче урта мәктәбе егетләр командасы   “ Дуслык” беренче урынны алды һәм  җиңүче булды. “ Йолдызлар” кызлар  командасы да унышлы чыгыш ясады һәм икенче урынны алды. Укучылар  сорауларга дөрес җавап бирделәр,   география , татар теле һәм әдәбияты фәннәрен  яхшы  белүләрен күрсәттеләр . Ярышта җиңгән өчен укучылар Гәлиәскәр Камал исемендәге дәүләт театрына һәм Габдулла Кариев  исемендәге яшь тамашачылар театрларына  спектакльләр  карарга чакырылдылар.  Укучыларны уенга  татар теле укытучылары  З.Н.Әсәдуллина ,  Р.Г. Гарипова  һәм  милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова  әзерләделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда  да уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International