13 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Олы Мәтәскә мәдәният йортында Теләче муниципаль районы мәктәпләре арасында, әдәбиятыбызның йөзек кашы Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында, “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья!” районкүләм иҗади бәйгесе үткәрде.Әлеге бәйгедә “Ф.Хөснигә багышлап укучылар язган шигырь” номинациясендә 24 укучы көч сынашты.
“Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышлап патриотик темага хикәя язу” номинациясендә җиңү яулаган укучылар да бүләкләү тантанасына чакырылды.