ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Чара нацизм корбаннары һәм каршылык геройлары, Холокост корбаннары истәлегенә багышланган иде. 27 гыйнварда Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итүенә 80 ел тула. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.

Күргәзмә Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән, философия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел тулу уңаеннан ясалды. Китап укучылар ай дәвамында танылган якташыбызның биографиясе һәм казанышлары белән таныша алды.

21 гыйнвар көнне Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә авылдашыбыз - күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Шушы яктан – шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби укулар үткәрделәр. Чарада якташыбызның тормыш юлы һәм фәнни хезмәтләре белән китапханәче Рахматуллина А.А. доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Автобиографиясе, эшчәнлеге, шәкертләре истәлекләре белән клуб мөдире Мөхәмәдиев М.И. таныштырды.

Чара уен формасында узды. Китапханәче катнашучыларга яңа әдәбият тәкъдим итте, шулай ук үз-үзеңне тоту һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләрен аңлатты. Экскурсия азагында "Китапның гаҗәеп дөньясы" дигән әдәби викторина үткәрелде.

Газета Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда билгеле. "Татарстан яшьләре"н төрле елларда 40 тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсылары иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсылары репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына хезмәт итүен бүтән эшләрдә дәвам иткән. Әлеге гәҗит олы яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт яшь һәм укучыга кирәкле булып кала. Теләсә кайсы укучы анда үзе өчен файдалы мәгълүмат таба.

Традиция буенча Субаш авылында, елгада православие динен тотучылар әлеге якты мизгелгә катнашу өчен җыелдылар. Елгадагы суны изгеләндерү йоласын Геннадий Сизов атакай башкарды. Елгада коену йоласында муниципаль район башлыгы Айрат Фәтхуллин, аның урынбасары Илдар Макаров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тамаша кылдылар. Авыл халкы көче белән оештырылган бу бәйрәм дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан 18 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы мәктәбендә “Сугыш чоры балалары “ белән очрашу үтәрелде. Ватанны саклаучылар елы-календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү. Бу ел безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм дөньяның мәңгелек кыйммәтен искә төшерә, аны Ватанны саклаучылар үзләренең батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән саклыйлар. Без, китапханәчеләрдә әлеге чарада катнаштык. Очрашу бик файдалы һәм нәтиҗәле үтте.


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Шулай да матур, төсле китап күрсәтсәң, һәр сабыйның күзендә очкын кабына. Бүген балалар китап укыймы? Аларны ничек китапханәгә тартырга?
21 нче январь  көнне Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч  сыйныф укучылары өчен  “Китапханә якын дустың булсын” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларны  китапханә белән якыннан таныштырып,  китап уку кагыйдәләре, китапханә тәртипләре  өйрәтелде.  Яңа газет-журналларга күзәтү ясалды, шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде.

21нче гынвар көнне Шармаш авыл китапханәсендә китап укучылар яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт итеп, рус һәм чит ил язучылары әсәрләре буенча «әдәбият белгечләре» дигән мавыктыргыч уен башкардылар. Уен барышында чарада катнашучылар сынаулар үтеп, әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр. Яшьләр танылган язучыларның тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерделәр.

14 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде, анда балалар нинди материаллар белән яза башлаганнарын, беренче газеталарның ничек аталганын, хәзер ничә газета, журнал һәм вакытлы матбугат яшәвен белделәр. Китапханәче укучыларны китапханәдәге газета-журналлар белән таныштырды һәм кайсы елда һәркайсының беренче басмасы чыкканын сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International