Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
28 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 ел-лыгына багышланган “Аты-баты-вот такие мы солдаты!” дип исемләнгән конкурслы уен программасы үткәрелде. Конкурста катнашырга Иске Җөри урта мәктәбенең 5 сыйныф малайлары чакырылган иде. Алар өчен җитезлек, тизлек, тапкырлык, вакыт һәм башка конкурслар белән уен программасы оештырылды. Китапханәчеләр уенга йомгак ясадылар һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Федор Александрович Абрамов - совет язучысы, «авыл прозасы»ның иң танылган вәкилләренең берсе, шулай ук XX гасырның күренекле язучысы. Аның әсәрләре XX гасырда рус авылларының драматик язмышы, крестьяннар тормышы, фаҗигале шартларга да түзеп, җаннарын саклап калган кешеләр турында. Әдип рус классик әдәбияты традицияләрен дәвам итүче. Моңа рус әдәбияты гына түгел, бәлки балачакта ишеткән догалары, әкиятләр, бәетләр, риваятьләр, ышанулар да булышлык итә.
Якташ язучыбыз, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Мияссәр улы Низаминың тууына 75 яшь тулу уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә “Һәрбер гомер – мизгел генә бары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Әлеге күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы, иҗат эшчәнлеге турындагы язмалар, аның китаплары урын алды. Китап укучыларны таныштыру максатыннан күргәзмәгә күзәтү оештырылды, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Китапханә хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлегендәге китап укучыларыбызны да якташыбыз Р.Низами иҗаты белән якыннан таныштырып, китапларын тәкъдим иттеләр. Әдип иҗатын яратучыларны китапханәгә көтеп калабыз.
Әлеге күргәзмә халыкка террорчылык актларының юллары һәм төрләре, террорчы белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм җәмәгать урыннарында шикле әйберләр табылган очракта кирәкле гамәлләр турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Китап күргәзмәсе килүчеләргә террорчылык акты белән турыдан-туры бәйле күп кенә файдалы мәгълүматны белергә ярдәм итәчәк. Террорчылык темасы бүгенге көндә актуаль булып кала бирә. Күргәзмәдә укучыга террорчылыкка каршы көрәш проблемаларын ачучы матур әдәбияттан да китаплар тәкъдим ителде. Укучылар безнең китап күргәзмәсе белән танышып, кешелекнең террорчылык һәм экстремизм кебек глобаль проблемаларын күпкә төгәлрәк һәм тирәнрәк аңлый алачак.
Чара барышында балалар белән наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына зыянлы йогынты ясавы турында сөйләшенде. Китапханәче наркотикларның нәрсә булуын һәм наркотиклар кулланучы кешене нәрсә көткәнен сөйләде. Балалар барлык начар гадәтләргә ничек җавап бирергә кирәклеге турында белделәр, шулай ук чарада презентация күрсәтелде, аны карап чыкканнан соң чарада катнашучылар нәтиҗәләр ясадылар. Китапханәдә бу темага китап күргәзмәсе оештырылды.
Авылыбызның абыстае кунакларга “дин” төшенчәсе турында аңлатма бирде. Якынлашып килүче Рамазан аена, Кадер кичәсенә багышланган вәгазьләр укыды. Очрашуга килүчеләр китапханәдәге дини китаплар белән таныштылар. Иманыбызны ныгытучы, күңелебезне сафландыручы, эчтәлекле чара узды.
Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән 297 иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 8 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Фестивальнең район этабында җиңүчеләре - I дәрәҗә лауреатлары һәр яшь төркемендә һәр номинациядә фестивальнең зона турында катнашачаклар.
28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Чара чын иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде, анда яшь катнашучылар төрле һөнәрләр, үзләренең осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр.
Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Иске Җөри авылы китапханәчеләре “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Туган телем гади дә син, матур да, халкың кебек” дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Әлеге чара балаларда туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китапханәчеләр тарафыннан халыкның бай, рухи мирасы турында сөйләнелде. Төрле телләрдәге шигырьләр һәм җырлар аша балаларга тел өйрәнергә, аны яратырга кирәклеге аңлатылды. Чара ахырында балалар белән “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннары уйналды.