ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2025 ел
җомга

Ел саен барлык
мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны зур шатлык белән каршы
алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм дога кылалар. Әлеге изге ай уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә 18-26 март көннәрендә «Рамазан ае - Аллаһ бүләге, ураза тоту - Җәннәт терәге» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә дини китаплар, тематик әдәбият: газета - журналлардан мәкаләләр, изге Рамазан аенда ураза тоту кагыйдәләре, ураза бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук, уразаның кешегә тынычлык, сабырлык кебек сыйфатлар бирүе, үз - үзеңне тәрбияләүгә ярдәм итүе турында да мәгълүмат урын алган иде. Күргәзмә киң даирә китап укучылар өчен эшләде.

Әлеге көнне мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларын язгы бәйрәм мөхитен тоярга чакырдылар. Нәүрүз – табигатьнең һәм кешенең яңадан туу символы, шулай ук, язны каршылап, чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз - игелек, дуслык бәйрәме, ул тынычлыкка, матурлыкка өнди. Әлеге бәйрәм балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре һәм билгеләре белән якыннан таныштыру максатыннан оештырылды. Бәйрәмнең төп өлешендә милли уеннар тәкъдим ителде. Балалар үзләрендә ярыш һәм дуслык рухын уятып, җитезлек һәм зирәклек таләп итә торган уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара барышындагы күңелле уеннар, үзара җанлы аралашу, җыр-бию, бәйрәм символы булган хуш исле, тәмле коймак белән чәй эчү балаларның күңелендә әле озак сакланыр.

Әлеге көн уңаеннан, Теләче балалар китапханәсендә «Театр үзенчәлекле һәм серле дөнья» дигән тәрбияви чара узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга татар театрының тарихы, Татарстан Республикасындагы театрлар, танылган режиссерлар турында сөйләделәр. Шулай ук алар театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә балалар театр темасына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, «Сурәтлә», «Музыкаль бәйге», «Хайваннар телендә», «Тавыш бир» кебек конкурсларда катнаштылар.

26 март көнне «Китапханәле каникул», «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» кысаларында Шармыш авылы китапханәсендә балалар өчен «Игелек дөньясында» дип исемләнгән китапханә мульт - күрсәтүе үткәрелде.

2025 елның 27 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья театр көне актерларны, режиссерларны, драматургларны һәм театр тормышы белән бәйле барлык кешеләрне берләштерә, шулай ук дөньяны илһамландырырга, берләштерергә һәм үзгәртергә сәләтле иҗатның мөһимлеген искә төшерә. Театр кешеләргә үзләрен һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга, мәдәни киртәләрне җиңәргә, уртак тел табарга ярдәм итә.                                                              

«Сизә алам» Бөтенроссия проекты яшүсмерләрнең эчке хисләрен ачарга ярдәм итә. Проект 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен каралган һәм аларның эмоциональ интеллектын үстерүгә юнәлдерелгән. Фильм, картина яки китап турында фикер алышу аларга үз хис-кичерешләрен аңларга, эчке дөньяны аңларга мөмкинлек бирә.                   

Язучы - әкиятче, сценарист һәм драматург Г.М. Цыферовның тууына 95 ел уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен «Геннадий Цыферовның иң яхшы әкиятләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Цыферовның әкиятләр китабы беренче тапкыр 1957 елда «Малыш» нәшриятында дөнья күрә. Язучының тәрбияви эчтәлекле әсәрләре балачактан ук һәркемгә таныш. Китапханәче балаларны «Про цыплёнка, солнце и медвежонка», «Лягушонок ищет папу», «Паровозик из Ромашково», «История про поросёнка», «Жил на свете слонёнок» һ.б. кебек һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булган китап геройлары белән таныштырды.


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Мәдәният - ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, гүзәллеге, горурлыгы. Бүген сәнгать дөньясы мәдәният әһелләреннән җәмгыятьнең милли үзаңын үстерү, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, туган җиребезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре уяту кебек кыйммәтле төшенчәләрне алга куеп, матурлык дөньясына ныклы, ышанычлы адымнар белән атлауны сорый. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сезнең хезмәт – үзе батырлык» дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә ахырында катнашучылар: «Халыкта, җәмгыятьтә, сәясәттә бердәмлек хисләрен уятуда мәдәниятнең роле бихисап зур», - дигән нәтиҗәгә килделәр.

Аны комбинацияләрне белгән һәм аңлаган кешеләр генә уйный ала. Россия - шахмат уены киң таралган һәм бик күп көчле шахматчылар тәрбияләгән ил. Шуны исәптә тотып, Күкчә авылы клубында, авыл китапханәсе белән берлектә яшүсмерләр белән «Играем в шахматы» дип исемләнгән уен үткәрелде. Һәр партия уникаль һәм уенның нәтиҗәсе көндәшләрнең осталыгына бәйле иде. Балалар уенга җитди караулары, үз адымнарын алдан күрә белүләре белән сөендерделәр. Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International