23 нче гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында якташыбыз, олуг галим Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 100 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Милләт бакчасының асыл затлары” дип исемләнгән әдәби-сәнгати кичә үткәрелде.
23 нче гыйнвар көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Валиуллина Илзирә республикакүләм «Иң яхшы әйдаман» конкурсының муниципаль этабында катнашты. Илзирә Гран-прига лаек булды.Әлеге конкурска Илзирәне мәктәпнең педагог – оештыручысы Газизова Равилә Исмәгыйль кызы әзерләде . Илзирә конкурсның республика этабында район данын яклаячак. Без аны котлыйбыз һәм республика этабында җиңеп кайтуын телибез!
25 гыйнварда "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабынын җиңүчеләре Арча шәһәрендә узган зона этабында катнаштылар.
24 гыйнварьда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Люция Марат кызы Арча шәһәрендә узган зона этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте.
Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә, лидерлыкны үстерү мөмкин.
22 гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе базасында район педагогларының һөнәри осталыгын арттыру, федераль дәүләт белем бирү стандартларын нәтиҗәле гамәлгә кертү максатыннан “Беләбез, өйрәтәбез” дигән темага башлангыч сыйныф укытучылары арасында мастер - класслар конкурслары үткәрелде.. Конкурста барлыгы 12 укытучы чыгыш ясады.
Әлеге семинарда безнең районнан 9 кеше катнашты: милли мәгариф буенча мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы, Баландыш төп мәктәбе директоры Хуҗин Йосыф Рәшит улы, Сауш төп мәктәбе директоры Фазлиева Миләүшә Госман кызы, Теләче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Ризәлә Габдерәүф кызы, Якупова Ләйлә Мидхәт кызы, Олы Мәтәскә мәктәбеннән Хәйретдинова Язилә Рәфкать кызы, Алан мәктәбеннән Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы, Үзәк урта мәктәбеннән Николаева Альбина Мәгъсүм кызы һәм Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә 20-22 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.Математика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында Теләче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зиннатова Азалия призер булды. Призерны әзерләгән укытучы-Гузаерова Рәисә Рәис кызы.
2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 20 гыйнварына кадэр белем оешмаларында янгын куркынычсызлыгы буенча айлык үткәрелде. Айлык барышында куркынычзызлык буенча төрле чаралар, эвакуация күнегүлэре уткәрелде.
18 гыйнвар көнендә Яр Чаллы шәhәрендә 2004-2005 нче елгы кызлар арасында Республика буенча Гомумроссия проекты кысаларында “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы һәм физкультура укытучысы Хәкимов Рәфил Рифат улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар 2 урын яулады.