ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Җыен  үзешчәннәр концерты белән башланып китте.  Аннары авыл җирлеге башлыгы еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

24 нче гыйнвар көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Газизуллин Р.А. үткәрде. 5-11 нче сыйныф укучылары укытучының чыгышын тыңладылар, документаль фильм карадылар. Совет гаскәрләренең батырлыкларына сокландылар, ачлыктан газапланган халыкны күреп тетрәнделәр. Сугыш темасына багышланган сыйныф сәгатьләре укучыларда патриотлык, ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияли.

23 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе базасында”Иң шәп әйдаман” конкурсы үтте. Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән  иң актив, иң яхшы укучылар катнашты. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Гиниятуллина Д.Л. үзенең иҗади сәләте, оештыру осталыгы белән аерылып торды һәм 2 нче  призлы урынны алды. Укучыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.        

Ребята катались  на коньках, получили заряд положительных эмоций, хорошее настроение и радость от времени, проведенного вместе в замечательном катке. Для развивающегося детского организма фигурное катание принесет большую пользу.

    Теләче урта мәктәбенең 6 б нчы сыйныфы укучылары  сыйныф җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова һәм   физкультура укытучысы  Р.Р. Гәтиятов белән берлектә “ Теләче –Арена” боз сараенда булдылар. Боз сараенда тимераякта шуу балаларның сәламәтлеген  ныгытуга ярдәм итте, матур  мизгелләр белән күңелләрен күтәрде.  

24 нче гыйнвар көнне Арча районында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Бу бәйгедә  Теләче муниципаль районы укытучылары данын яклап Минһаҗевава Люция Марат кызы үзенең һөнәри осталыгы белән чыгыш ясады.

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Салкын кыш көннәре кошларга азык табуы бик авыр. Шуның өчен без балаларны аларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.

2020 елның 22 һәм 24 гыйнвар көннәрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе специалистлары Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. график нигезендә Әбде һәм Баландыш җирлегендә консультатив көн үткәрделәр. Консультатив ярдәм сорап 12 кеше мөрәҗәгать итте. Авыл халкын балага бирелә торган пособиеларны алу, социаль контракт нигезендә социаль ярдәм һәм социаль проездной алу тәртибе кызыксындырды.

Бу массакүләм чарада, китапханәче Алсу Фаляхова, китапханәнең 2019 елгы эшчәнлеге буенча  презентация әзерләде һәм шул турыда чыгыш ясады.

24 нче гыйнвар көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Теләче урта мәктәбенең 4 нче «в» сыйныфы укучыларына «Дети блокадного Ленинграда» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International