Әдәби - музыкаль кичә үткәрде.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб һәм  “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә багышлап «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде. Алар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар. Бәләкәй Муса үзенең иптәш малайлары белән уйнап үскән уеннарны уйнадылар.   Гомумән һәр бала Муса Җәлил язган шигырьләр аша аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китерде. Чара барышында “Үлемне җиңгән шагыйрь” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International