15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Иске Җөри урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән герой - шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 114 ел булу уӊаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Бу чараныӊ максаты булып, балаларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнеӊ балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Укучылар М.Жәлилнеӊ “Батыр егет турында җыр”, “Чулпанга”, “Дан”, “Кичер илем” шигырьләрен һәм “Сандугач һәм чишмә” балладасын кычкырып укыдылар. «Кызыл ромашка» шигыренә композация ясадылар һәм ромашкага язылган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Чара ахырында «Җәлил йөрәгендә шыткан җырлар, бүген безнең йөрәк түрендә” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.