14 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. күренекле язучы, галим, мәгьрифәтче Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан, галимнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү максатыннан, мәктәптә 6 нче сыйныф укучылары белән "Каюм Насыйри күренекле галим язучы татар халкының мәгърифәтчесе", дигән әдәби сәгать үткәрде. К.Насыйри - мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән. Китапханәче балаларга галимнең фәннәр өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Укучылар Каюм Насыйриның “Әбугалисинә” китабыннан өзекләр укыды.