15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тула.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында «кайнар нокталар» узган «әфганчыларга» һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә. 
15 февраль көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Әфганстан...Йөрәкләрдә тирән яра " дип исемләнгән батырлык дәресен үткәрде. Сугыш темасы-мәңгелек авырту һәм төзәлмәслек яра. 
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әдәби монтаж әзерләгәннәр, анда сугыш кырыслыгы һәм улларын югалткан әниләрнең кайгысы турында сөйләштеләр. Әфган һәм Чечня сугышларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International