Китапларга күзәтү уздырылды.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар  белән  «Яшь китап сөючеләр өчен сугыш турында китаплар» исемле  китапларга күзәтү уздырылды.

Укучылар сугыш чоры балаларының хатирәләреннән «сугыш» төшенчәсе, беренче тапкыр бомбалар төшкәндә ни дәрәҗәдә куркыныч булуы  хакында белде.  Шулай ук укучылар игътибарына «Дети-герои Великой Отечественной Войны» китабы тәкъдим ителде. Балалар әлеге китаптагы кечкенә геройларның биографияләрен чиратлап укыды. Сугышта һәлак булган каһарманнарны балалар бер минутлык тынлык белән искә алды. Чара ахырында балалар китаплар белән таныштылар һәм аларны өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International